Казанский (Приволжский) федеральный университет, КФУ
КАЗАНСКИЙ
ФЕДЕРАЛЬНЫЙ УНИВЕРСИТЕТ
 
ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ӘСӘРЛӘРӘ ХХI ГАСЫР ТАТАР СӘХНӘСЕНДӘ
Форма представленияСтатьи в зарубежных журналах и сборниках
Год публикации2023
Языкрусский
  • Хабутдинова Милеуша Мухаметзяновна, автор
  • Библиографическое описание на языке оригинала Хәбетдинова М.М.,ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ӘСӘРЛӘРӘ ХХI ГАСЫР ТАТАР СӘХНӘСЕНДӘ // İdil Ural Araştırmaları. 2023. №5(25) DOI: 10.47089/iuad.1285416
    Аннотация Мәкаләдә татар сәхнәсендә Гаяз Исхакый әсәрләренең куелыш тарихы буенча фактлар системалаштырыла. «Гаяз Исхакый һәм театр» темасы үзенең чиксез тирәнлеге белән фәнни мәйданда аерылып тора. Әлеге тема турында озак фикер йөртергә мөмкинлек туа. Бөек татар язучысы әсәрләренең сәхнәләштерү традицияләре театрның үсеше белән тирән бәйләнештә булганы ачык күренә. Әгәр беренче театр куелышларында режиссерлар темалар һәм образларны эшләүдә «автор артыннан» барсалар, тора-бара, төрле театраль стилистикасындагы иҗади экспериментлар юлына басалар. Гаяз Исхакый әсәрләренең татар сәхнәсендә сәхнәләштерү тарихы үз эченә ике этапны ала: 1) 1906 – 1923 еллар; 2) 1990дан – хәзерге көнгә кадәр. Татар театры үсеш алган саен үзгәрә бара, әмма иҗат әһелләре һәм тамашачыларның бөек язучы мирасына кызыксынуы үзгәрми. Г.Исхакый мирасын пропагандалауга татар сәхнәсендә режиссерлар Празат Исәнбәт (1927 – 2001), Ренат Әюпов (1964 елда туган), Фәрит Бикчәнтәев (1962 елда туган), Айдар Җаббаров (1991 елда туган) зур көч салганнар. Празат Исәнбәтнең иҗат портфелендә – Г.Исхакыйның «Зөләйха» (1993), «Брачный контракт» (1994), «Җан Баевич» (1995) спектакльләре. Фәрит Бикчәнтәев язучының прозасы белән кызыксынды. Ул «Көз» (1993), «Курчак туе» (2009) спектакльләрен куйды. Режиссер Ренат Әюпов та Гаяз Исхакый иҗаты белән тыгыз элемтәдә. Ул аның прозасын сәхнәләштерүдә зур тәҗрибә туплаган: «Кәләпүшче кыз (2002), «Остазбикә» (2005), «Сөннәтче бабай» (2005, 2021), «Кәҗүл читек» (2018). Чын революцияне, постмодернистик манерада спектакльләр куеп, яшь режиссер Айдар Җаббаров ясады. Ул, язучының башлангыч чорында язылган әсәрләренә нигезләнеп, ике спектакль тудырды: «Тормышмы бу?!» (2018), «Ул әле өйләнмәгән иде» (2022).
    Ключевые слова Татар әдәбияты, татар театры, Празат Исәнбәт, Ренат Әюпов, Фәрит Бикчәнтәев, Айдар Җаббаров
    Название журнала İdil Ural Araştırmaları
    Пожалуйста, используйте этот идентификатор, чтобы цитировать или ссылаться на эту карточку https://repository.kpfu.ru/?p_id=281610

    Полная запись метаданных