Казанский (Приволжский) федеральный университет, КФУ
КАЗАНСКИЙ
ФЕДЕРАЛЬНЫЙ УНИВЕРСИТЕТ
 
НәКЫЙ ИСәНБәТ ЧИЧәНЛЕК СәНГАТЕ ТУРЫНДА
Форма представленияСтатьи в российских журналах и сборниках
Год публикации2021
Языкрусский
  • Хабутдинова Милеуша Мухаметзяновна, автор
  • Хабибуллин Фануз Афгалович, автор
  • Библиографическое описание на языке оригинала Хәбетдинова М., Хәбибуллин Ф. Нәкый Исәнбәт чичәнлек сәнгате турында / М. Хәбетдинова, Ф. Хәбибуллин // Tatarica. - 2021. - №17 (2). - 119-140 б.
    Аннотация Мәкаләдә энциклопедик галим, фольклорчы, татар әдәбиятының классигы Нәкый Исәнбәтнең төрки мәдәнияттә чичәнлек традицияләрен өйрәнүгә керткән өлеше системалаштырыла. Галимнең төрки халыклар фольклорын өйрәнүгә багышланган теоретик хезмәтләре, фольклор экспедицияләренең халык авыз иҗаты әсәрләре җыентыкларында системага салынган материаллары, язучының чичән образы кергән әсәрләре фәнни эшнең материалы булып тора. Анализлана торган текстның үзенчәлеге фәнни эшебезнең өйрәнү ысулын билгели (мәдәни-тарихи, семиотик-культурологик, чагыштырма һ.б.). Фольклорга караган теоретик хезмәтләрендә Н. Исәнбәтнең чичәннәр иҗаты турында тулы күзаллау формалаштыру һәм аларның образларын үзенең әдәби иҗатында мәңгеләштерү омтылышы булганлыгы исбатлана. 1920 елларда галимнең Ф. Дәүләтшин белән берлектә башкарган тәҗрибәсе аның әсәрләренең җыентыгын бастырып чыгару белән төгәлләнә. Төрки мохиттә чичәнлек феноменын яктырткан соңгы еллар хезмәтләрен анализлау шуны күрсәтә: Нәкый Исәнбәтнең әлеге теманы өйрәнүгә керткән өлешенә хәзерге заман тикшеренүчеләренең хаксыз рәвештә битарафлыгы сизелә.
    Ключевые слова Нәкый Исәнбәт, халык авыз иҗаты, төрки халыклар, татарлар, чичән, җырау
    Название журнала Tatarica
    URL https://kpfu.ru/portal/docs/F_286794917/4_01.pdf
    Пожалуйста, используйте этот идентификатор, чтобы цитировать или ссылаться на эту карточку https://repository.kpfu.ru/?p_id=265044

    Полная запись метаданных